90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сүнмәс йолдыз яктысында!

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының музеенда тарихи-мәдәни экскурслар дәвам итә.
12 нче ноябрь, 18:00 сәгатьтә, “Сүнмәс йолдыз яктысында!” тарихи-мәдәни экскурсында театрның музей мөдире Розалия Вәлиәхмәт кызы Чабатова белән Салих Сәйдәшев музее директоры Эльвира Шамил кызы Низаметдинова тамашачыларга ике бөек шәхес – Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшевкә бәйле кызыклы фактлар, истәлекләр, хатирәләр, музейда сакланган экспонатлар, документлар, эш кәгазьләре белән якыннан таныштырды. Шулай ук чарада Төркиянең Ван шәһәреннән килгән профессор Камил Бәй дә катнашты.