90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Сүнмәс йолдыз яктысында”!

15 нче сентябрь, 11:00 сәгатьтә, Кәрим Тинчуринның 133 еллыгы уңаеннан, Тинчурин театрында театр артистлары һәм Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр катнашында очрашу узды. Театр музее җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова оештырган һәм алып барган чараның махсус кунагы – Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла. Рабит әфәнде театр музеена уникаль экспонат – Заһидә ханымга Кәрим Тинчурин тарафыннан бүләк ителгән театр биноклен тапшырды.