90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сүнмәс йолдыз яктысында!

29 нчы ноябрь Кәрим Тинчурин театры музеенда чираттагы “Сүнмәс йолдыз яктысында!” дип аталган тарихи-мәдәни экскурс булды. Күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевнең Кәрим Тинчурин театры белән иҗади дуслыгына багышланаган чарада әдипнең хатыны Нәкыя Гыйләҗева; уллары – драматург, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Гыйләҗев һәм тарих фәннәре докторы, галим ТРның атказанган фән эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев; Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов; яшь артисткабыз Лилия Камалиева; күп еллар театрда баш режиссер булып эшләгән, Тинчурин театры сәхнәсендә Аяз аганың алты әсәрен сәхнәгә куйган Равил Рәхим улы Тумашевның кызы филология фәннәре докторы Ләйсән Равил кызы Абдулхакова һәм аның ире профессор, медицина фәннәре докторы Рөстәм Аббаз улы Абдулхаков катнашты.