90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сүнмәс йолдыз яктысында!

29 нчы ноябрь, 18:00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин театры музеенда “Сүнмәс йолдыз яктысында!” дип аталган тарихи-мәдәни экскурс үткәреләчәк. Әлеге чара күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевнең Кәрим Тинчурин театры белән иҗади дуслыгына багышлана. Махсус кунаклар – Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя ханым, уллары – драматург, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Гыйләҗев һәм тарих фәннәре докторы, галим Искәндәр Гыйләҗев.

Касса: 8 (843) 238-56-17
Электрон билет алу:

29 ноябрь https://tickets.tinchurinteatr.ru/event/1066;

30 ноябрь https://tickets.tinchurinteatr.ru/event/1067

Көтеп калабыз!!!