13 мартта «Татмедиа»да «Стоп, кода! Туй була!» премьерасына багышланган матбугат конференциясе узды.
Чарада театрыбыз директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, спектакльнең режиссеры Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артисткасы Лилия Мәхмүтова, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов катнашты.