90 СЕЗОН

Яңалыклар

Столбище мәдәният йортында беренче спектакль итеп «Беренче театр» күрсәтелә

9 июнь көнне Столбище авылының яңа клубында Кәрим Тинчурин театры Г.Камалның “Беренче театр” спектаклен куячак.

Татар театрына нигез салучыларның берсе Галиәсгар Камалның «Беренче театр» пьесасындагы вакыйгаларны XX йөздән XXI гасырга күчереп, режиссер Илнур Гарифуллин, ирония һәм комедия аша XX йөздә формалашкан татар мәдәнияте үсешенә каршы чыгучылардан көлә. Татар классик драматургиясе үрнәгенең яңа куелышы исә консерваторларны, хәзерге татар сәнгатен кабул итмәүчеләрне фаш итә.

Галиәсгар Камалның «Беренче театр» пьесасы мәҗбүри мәктәп программасына кергән, шуңа күрә спектакль урта мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучыларына кызыклы булачак. Спектакльне Пушкин картасы буенча карарга мөмкин.

Билетлар монда!

https://tinchurinteatr.ru/buy/?performance_id=4572620

Тинчурин театры матбугат үзәге

Столбище мәдәният йортында беренче спектакль итеп «Беренче театр» күрсәтелә
Столбище мәдәният йортында беренче спектакль итеп «Беренче театр» күрсәтелә