90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сагынабыз, юксынабыз, хәтерлибез

Бүген, 21 нче апрель, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Рәхим улы Тумашевның туган көне. Әгәр исән булса, аңа бүген 97 яшь тулган булыр иде. Равил Тумашев Татар дәүләт күчмә театрында 1963-1985 нче елларда баш режиссер булып эшли.

Равил Тумашев – 1923 елның 21 апрелендә Семипалат шәһәрендә театр сәнгате әһелләре гаиләсендә туган. Әтисе Семипалат рус драма театры каршындагы татар труппасының режиссеры, әнисе шул труппаның артисты, киләчәктә данлыклы режиссер буласы Кәшифә Тумашева. Театрда эшләгән дәвердә ул алтмышка якын спектакль куя. Алар арасында дөнья, рус һәм татар классиклары әсәрләреннән тыш яшь драматургларның беренче әсәрләре күп. Соңгысы — аның иҗат биографиясенең иң игелекле өлеше. Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Ризван Хәмид, М.Шәрифуллин, Ю.Сафиуллин, Ю.Әминев кебек атаклы драматургларның беренче әсәрләрен сәхнәгә нәкъ менә Р.Тумашев күтәрә.