90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сагынабыз, юксынабыз, хәтерлибез…

Бүген, 25 нче майда, ТАССРның атказанган артисткасы Нуруллина Кәримә Әхмәт кызының туган көне. Әгәр исән булса, аңа 96 яшь тулган булыр иде…
Кәримә Нуруллина 1925 нче елның 25 нче маенда хәзерге Лениногорск районы Урмышлы авылында туа. Сугыш вакытында тимер юлда авыр эшләрдә эшли. 1951-1980 елларда Республика күчмә – бүгенге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итә. Биредә эшләү дәверендә К.Нуруллина Камилә (Г.Насрый “Яшел эшләпә”), Гайшә (З.Шаһиморатов “Хәзрәт үгетләргә килә”), Диләфрүз (З.Шаһиморатов “Әй, әшнәләр, әшнәләр”), Мәүлидә (Ю.Әминов “Өти балак”), Фәрдия (Т.Миңнуллин “Нигез ташлары”), Зөлхия (И.Юзеев “Кыр казлары артыннан”), Җамал (И.Юзеев “Сандугачлар килгән безгә”) һәм башка кабатланмас рольләре белән тамашачы күңелен яулады.
Татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән Кәримә Әхмәт кызы Нуруллинаның рухы шат булсын! Яраткан артисткабызны бүген дә бик сагынабыз, юксынабыз…