90 СЕЗОН

Яңалыклар

Рәзилә Әхмәтшинаны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 15 мартта, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының өлкән администраторы ӘХМӘТШИНА РӘЗИЛӘ ХАРИС кызының туган көне.

Хөрмәтле Рәзилә Харис кызы! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!