90 СЕЗОН

Яңалыклар

Россия мәдәният министры Тинчурин театры директорына рәхмәтен белдерде

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтовның мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпъеллык нәтиҗәле хезмәте федераль дәрәҗәдә бәяләнде.

Россия Мәдәният министры Ольга Любимова Тинчурин театры директорына рәхмәтен белдерде.

Дәүләт бүләкләрен тапшыру Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында узды.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Россия мәдәният министры Тинчурин театры директорына рәхмәтен белдерде
Россия мәдәният министры Тинчурин театры директорына рәхмәтен белдерде