90 СЕЗОН

Яңалыклар

Резедә Төхфәтуллина: “Мине ташларлар дигән уй башыма да килмәде” (Автор – Альбина Гайнуллина, Чыганак – “Акчарлак” газетасы)

Резеда Төхфәтуллина белән әңгәмәдән өзек:

– Идеаль хатын-кыз нинди булырга тиеш?

– Идеаль хатын-кыз ул бик хәйләкәр кеше. Тегеләргә дә, боларга да ярый белә торган. Тумыштан шундый булырга кирәк. Үзен карамаган, үзен тәрбияләмәгән хатын-кызны да аңламыйм. Курчак кыяфәтле булуны хупламыйм, ләкин хатын-кызда пөхтәлек, зәвык булырга тиеш.

– Хәйләкәр хатыннарны ирләр дә күбрәк ярата ахры?

– Әйе. Алар моны ачыктаначык әйтми, ләкин асылда шулай килеп чыга. Ирем дә чыгып киткәндә: “Син көчле хатын, югалмаячаксың!” – диде. Ул аерылу зур фаҗига булды минем өчен. Артык горур булгангамы, мин-минлегемә кагылгангамы, бик авыр кичердем гаилә таркалуын.

Автор – Альбина Гайнуллина;
Чыганак – “Акчарлак” газетасы,

https://akcharlak.com/article/rezeda-t-khf-tullina-mine-tashlarlar-dig-n-uy-bashyma-da-kilm-de/