90 СЕЗОН

Яңалыклар

Режиссер Туфан Имаметдинов проектлары Тукай премиясенә дәгъва итә

Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов проектлары быелгы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва итә. Аерым алганда, «Әлиф» берләшмәсе Тукай премиясенә «Әллүки», «Дәрдемәнд», «ОТУКАН», «hava», «sak-sok», «Әлиф» спектакльләрен тәкъдим итә. Барлык спектакьләрнең дә режиссеры Туфан Имаметдинов.

Режиссер белән берлектә әлеге премиягә “Алтын битлек” Россия милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла, композитор Эльмир Низамов һәм хореограф Марсель Нуриев дәгъва итә.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча комиссия премиягә барлыгы 19 кандидат тәкъдим итте. Алар арасында шагыйрә Флера Гыйззәтуллина, язучы Марат Кәбиров, “Аргамак” журналының баш редакторы, шагыйрь Николай Алешков, шагыйрь Рашат Низамиев, балалар язучысы һәм журналист Йолдыз Шәрәпова, А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт драма театрының «Абага алмасы ачы була» (режиссеры Фаил Ибраһимов, төп рольне башкаручы Рафил Сәгъдуллин, пьеса авторы Равил Сабыр) һәм «Шәһәр.Нокта. Брежнев» спектакле (авторы Шамил Идиатуллин, режиссеры Олег Кинҗәгулов, тәрҗемә авторы Гүзәл Әхмәтгәрәева), Әлмәт татар дәүләт драма театрының “Кибет” спектакле (артистлар Мәдинә Гайнуллина белән Диләрә Ибәтуллина, драматург Олжас Жанайдаров, режиссер Эдуард Шахов), рәссам Анатолий Егоров, сынчы Кадим Җәмитов, музыкант Илһам Байтирәк, композитор Риф Гатауллин, фотограф Рифкат Якупов, профессор, танылган археолог Фаяз Хуҗин, кино сәнгате тикшеренүчесе Елена Алексеева, Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбе балетмейстеры Раилә Гарипова, архитектор Фирдәвес Ханов та бар. Лауреатлар 26 апрельдә игълан ителәчәк.

Премия мәшһүр, җәмгыять тарафыннан танылу тапкан, югары һөнәри осталыгы, авторлык стиле, яңалыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып торучы, Ватан һәм милли мәдәният үсешенә өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (рәсем сәнгате, музыка, театр, цирк эстрадасы, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать белеме, әдәбият белеме өлкәсендә фәнни ачышлар өчен тапшырыла.

Тинчурин театры матбугат үзәге