90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Полиционер” спектакле премьерасына 2 көн вакыт калды!

Татарстанның атказанган артисткасы Гөлчәчәк Хафизова “Полиционер” спектакле турында:
“Мин бу спектакльдә Мәрьям ролен башкарам. Мәрьям – авыл исерегенең хатыны. Рәхимҗан җиде ел буе бер айнымыйча эчеп йөри, бәби тәпие юа. Малайларының беренче сыйныфка укырга керергә вакыты җиткәч, ул беренче тапкыр айный. Менә шушында Мәрьямнең нишләгәнен күрәсез инде…”.

Чыганак – “Татарстан радиосы”, 02.11.2020

Хөрмәтле тамашачыларыбыз! 19 һәм 20 ноябрь сезне театрыбызда көтәбез!!!
Касса: 8 (843) 238-56-17
Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru/