Бүген, 19 майда, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы ГАЛИЕВА КАМИЛӘ РУСЛАН кызының туган көне!!!
Кадерле Камилә Руслановна, сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, яңадан-яңа рольләр, киләчәктә дә театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!