90 СЕЗОН

Яңалыклар

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 8 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты СӘЛӘХОВА РЕЗЕДӘ НУРИСЛАМ кызының туган көне.
Кадерле Резедә, сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иҗади уңышлар, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвеңне телибез!