90 СЕЗОН

Яңалыклар

Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин каберенә таш куелды

Бүген, 21 нче июнь, Самосырово бистәсендәге “Әл-Мәрҗани” мәчете карамагындагы мөселман зиратында Татарстанның халык артисты Әнәс Сәгыйдулла улы Галиуллин каберенә таш куелды.
Әлеге тантаналы чарада К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы һәм Әнәс аганың туганнары катнашты.
Чара, Раил Мөхетдинов тарафыннан, Әнәс аганың рухына Коръән аятьләре уку белән башланып китте.
Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев Әнәс ага белән 50 елга якын дуслык вакытын җылы матур хатирәләр белән искә алды. Татарстанның атказанган артисткасы Әлфия ханым Хәсәнова мәрхүмнең “саллы киңәшләре белән һәрчак ярдәм итәргә әзер, кешелекле, гадел…”, театрыбызның музей мөдире Розалия ханым Чабатова Әнәс аганың яшь буынга алыштыргысыз остаз булуы турында сөйләделәр.
Театрыбызның директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов билгеләп үткәнчә: “исәнлек ул – йөрәк тибеше генә түгел, исәнлек ул – фани дөньядан бакыйлыкка күчкәч тә, мәрхүмнең исемен җылы матур хисләр белән искә алу, әйткән киңәшләрен үтәп, күрсәтеп калдырган туры юлдан тайпылмау, ә Әнәс ага кебек шәхесләр шундыйлардан һәм ул шуның белән бәхетле, шуның белән үлемсез!”.