90 СЕЗОН

Яңалыклар

Мәскәү туристлары өчен экскурсия

Күптән түгел Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Мәскәү шәһәреннән бер төркем туристлар театрыбыз белән танышырга килде.

«Театр яктылыкка илтә» дип аталган экскурсия аларда зур кызыксыну уятты. Кунакларга танылган драматург, актер һәм татар театрына нигез салучы шәхесләрнең берсе Кәрим Тинчурин турында сөйләделәр. Аның тууына 135 ел тулу уңаеннан төзелгән шәҗәрәсе дә күрсәтелде, театрның барлык цехлары буенча сәяхәт ясалды.

Хөрмәтле кунакларыбыз истәлеккә фотога төшеп, кафедагы тәмле ризыклардан авыз итеп, Казанга, Тинчурин театрына алга таба тагын да сәфәрләр оештыру теләген күңелләренә салып куйды.

 Тинчурин театры матбугат үзәге

Мәскәү туристлары  өчен экскурсия Мәскәү туристлары  өчен экскурсия Мәскәү туристлары  өчен экскурсия
Мәскәү туристлары  өчен экскурсия Мәскәү туристлары  өчен экскурсия Мәскәү туристлары  өчен экскурсия