90 СЕЗОН

Яңалыклар

Моңлы ядкарь (Автор – Рәдиф Сәгъди, Чыганак – “Безнең мирас” журналы)

…Тимергали бала чагыннан ук гармунчы булырга омтыла. Тимергалинең әтисе Зиннур абзый үз колхозларының танылган умартачысы була. Дусты, гармунчы Галимҗан да, уен коралын бик еш култык астына кыстырып, күмәк оешманың умарталыгына йә булышырга, йә, колхозга берәр кунак килсә, гармун уйнап күңелләрен күтәрергә дә йөри. Тимер дә, көн саен диярлек, алар арасында чуала. Абзыйның гармунда сыздырып җибәрүенә соклана, үзе дә уйнап карарга кызыга. «Йә, ватарсың, бир әле кеше гармунын!», – дип, әтисе гармунны ераграк алып куйгалый. Ләкин аларның – ике фронтовикның урман аланындагы корт оялары янына чыгып китүләре була, үсмер Тимер, гармунны алып, шыңгырдата ук башлый. Хуҗасы аның тавышын ишетеп кире кайта да: «Йә ватарсың, Тимер улым», – дип, гармунны алып җыештырып куя. Шул чакта үпкәләп елый бәләкәй малай. Хуҗасына ни дәрәҗәдә кадерле корал икәнен аңлап бетерә алмый шул сабый күңеле. Соңрак, үзе дә танылган артистка әйләнгәч кенә, әлеге уен коралының Галимҗан агасына ни дәрәҗәдә кадерле булганына төшенә…

Фото – “Яз галәмәте” спектакленнән, 2000 ел

Уңнан сулга: Татарстанның халык артисты – Нуретдин Нәҗмиев; Татарстанның халык артисты – Тимер Зиннуров; Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты – Зөфәр Харисов; Татарстанның халык артисты – Илгизәр Хәсәнов.

Автор – Рәдиф Сәгъди;
Чыганак – “Безнең мирас” журналы, №12,
http://beznenmiras.ru/monly-yadkar/