90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Могҗиза” театр студиясе “Театр – All Inclusive” фестивале җиңүчесе!

28 сентябрь Кәрим Тинчурин театры каршында оешкан “Могҗиза” театр студиясе мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен – “Театр – All Inclusive” театр студияләре Республика фестивалендә 2 нче урын алды.
“Могҗиза” театр студиясе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 нчы елның язында оеша. Әлеге изге эш Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева җитәкчелегендә “Во благо вместе” инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка аша.
Театр студиясенең сәнгать җитәкчеләре – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова, Салават Хәбибуллин һәм театрыбызның баянчысы Алмаз Ахунов. Кураторы – театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова.