90 СЕЗОН

Яңалыклар

Миләүшә Нәҗмиева – Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты иясе!!!

Бу көннәрдә иң алдынгы мәдәният, сәнгать һәм кинемотография хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан булдырылган грантларның җиңүчеләре билгеле булды.

Җиңүчеләр исемлегендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның халык артисткасы Миләүшә Тәлгатовна да бар!!!

Миләүшә Тәлгатовна “Терәк һәм таяныч” номинациясендә җиңү яулады.

Мөхтәрәм артисткабызны чын күңелдән котлыйбыз!!! Уңышлар, яңа җиңүләр телибез!!!