Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовның туган ягында актерны искә алу кичәсе узды.
Тантаналы чараны Мамадыш муниципаль районы Мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов һәм театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов ачып җибәрде.
Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов (1966-2012) сәхнә өчен туганын һәр кеше аңлый. Ул уйнаган спектакльләргә килгән тамашачылар һәрвакыт Хәлил Мәхмүтовның харизмасына соң таң калып китә иде. Сагынабыз һәм юксынабыз….
Исегезгә төшерәбез, Хәлил Мәхмүтов 1939 елның 10 мартында Мамадыш районы Катмыш авылында туган. Төзүчеләр бригадиры булып хезмәт юлыннан барган яшь егетне табигый сәләте Казан театр училищесына китергән. Ул театрыбызда 1966 елдан бирле эшли. Хәлил Мәхмүтов 1970 нче елларда, Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлап, театр училищесында студентларга белем бирә, аларның остазы була. 1966 нчы елдан Кәрим Тинчурин театрында эшли башлый.
Чарада Татарстанның халык артистлары Нуретдин Нәҗмиев, Зөләйха Хәкимҗанова, Ләлә Миңнуллина, Лилия Мәхмүтова, Татарстанның атказанган артистлары Әлфия Хәсәнова, Люция Галлямова, Ренат Шәмсетдинов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, театр музее җитәкчесе Розалия Чабатова, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова, Мамадыш районы үзешчәннәре һәм актерның оныклары катнашты.
Хәлил Мәхмүтовны искә алуыбыз, аның рухына дога булып ирешсен иде. Матур кичә өчен рәхмәт, катмышлылар.