90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кәрим Тинчурин паркында бәйрәм театрның 86 нчы сезоны ачылуга багышланды (чыганак – “Татар-информ”))

Кәрим Тинчурин паркында бәйрәм театрның 86нчы сезоны ачылуга багышланды Бүген, 15 сентябрьдә, Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге паркында оештырылган бәйрәм театрның 86нчы сезоны ачылуга багышланган иде. Әлеге чарада Тинчурин театры артистлары чыгыш ясады,  викторина оештырды, гример һәм костюмер мастер-класс уздырды.

Чыгыш ясаган Татарстанның халык артисткасы Резедә Төхфәтуллина хисләре белән уртаклашты. «Мин урамда чыгыш ясарга бик яратам. Халык белән гади итеп аралашып, күзгә-күз карап, җырлатып эшләү ул тагын да күңелле. Сәхнә өстәрәк тора, тамашачы белән арабыз ерак була. Ә монда рәхәтләнеп җырлыйсың», — диде Резедә Төхфәтуллина.
Тинчурин паркында узган чарага күп кеше җыелды, тиз арада берләшеп, сорауларга җавап табып, балалар белән биеп, күңел ачтылар.
  • Бүген иртән театр артистлары Кәрим Тинчурин истәлегенә чәчәкләр салды.
  • Кәрим Гали улы Тинчурин — татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер. Пенза губернасының Таракан авылында туган.  Ул актив рәвештә әдәби иҗат белән «Сәйяр» төркемендә шөгыльләнә башлый. Ул газета-журнал битләрендә күпсанлы хикәяләр бастыра, чорның шактый катлаулы вакыйгаларына үз бәясен биреп бара.
  • Бер-бер артлы «Шомлы адым» (1910-1912), «Беренче чәчәкләр» 1913), «Назлы кияү» (1915), «Ач гашыйк» (1915), «Җилкуарлар» (1916), «Соңгы сәлам» (1917) пьесалары дөнья күрә. Цензура драматургның әсәрләрен («Назлы кияү»дән кала) сәхнәгә куярга рөхсәт бирми. Тинчурин үзе 1938 елның 15 ноябрендә Спас манарасы янында атып үтерелә. НКВД архивларында сакланган таныклыкта үлемнең сәбәбе “Рак пищевода” диелгән.

Автор — Назлыгөл Мәсәлимова

15 сентябрь 2019, 15:06 , Фото: Михаил Захаров

Чыганак — «Татар-информ»

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/15/193637/