Бүген, 20 нче августта, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы ГАЛИУЛЛИНА ГҮЗӘЛ ӘНВӘР кызының туган көне!
Хөрмәтле Гүзәл Әнвәровна! Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!