90 СЕЗОН

Яңалыклар

Котлыйбыз!

Бүген, 17 нче октябрь, Татарстанның халык артисткасы НӘҖМИЕВА МИЛӘҮШӘ ТӘЛГАТЬ кызының туган көне — 55 яшьлек юбилее!
Миләүшә ханым, Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез – 55 яшьлек күркәм юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз! Сез олы җанлы, төпле акыллы, хөрмәткә лаек кеше, 3 дистәдән артык гомерегезне театр сәнгатенә багышлаган, талантлы актриса!!! 55 яшь ул – гомернең иң матур, гүзәл чагы. Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, бәхет, иҗади уңышлар, саекмас илһам, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

-LOH57XIdIQ MSwZLW1OSVE uq-TMXkj2qY xi91YZowv6M