90 СЕЗОН

Яңалыклар

Котлыйбыз!

27 нче мартта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган “Тантана-2021” театр премиясе лауреатларын бүләкләү чарасы узды. М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Резедә Сәләхова “Иң яхшы эпизодик роль” номинациясендә җиңү яулады! Бу премиягә ул Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипованың «Сәйдәш. Йокысызлык» спектаклендәге Заһидә Тинчурина роле өчен лаек булды.
Кадерле артисткабызны әлеге җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!