90 СЕЗОН

Яңалыклар

Гомер бәйрәме!

Бүген халык язучысы, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулланың туган көне!
Рабит Мөхлис улы 1986-1988 нче елларда театрыбызның баш режиссёр вазыйфасын башкарды һәм Р.Мингалимнең “Мин сине шундый сагындым”, И.Юзеевның “Мәкәрҗәгә барган идек”, К.Тинчуринның “Хикмәтле доклад” һ.б. спектакльләрне сәхнәләштерде. Аның театрыбызда “Туйлар узгач” (1973), “Ак күгәрченнәр” (1985), “Сират күпере” (1987), “Сөйгән ярым ятка кала” (2002) әсәрләре куелды. Ул бүгендә театрыбыз үткәргән чараларда актив катнаша.
Күренекле әдибебезне туган көне белән ихлас котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, күтәренке кәеф, озын гомер телибез!