90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры коллективы Хәлил ага Мәхмүтовның каберен зиярәт кылды

Бүген, 15 март, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Татарстанның халык артисты Хәлил ага Мәхмүтовның каберен зиярәт кылды. Әлеге чарада артистның туганнары, дуслары да катнашты. 10 март Хәлил аганың тууына 80 ел тулган булыр иде. Аның рухына дога кылынды, хатирәләр яңартылды. Исламия ханым, хезмәттәшләре, дуслары – барысы да бертавыштан Хәлил аганы талантлы артист булу беррәттән, аның кешелекле, гади, киң күңелле, олысына да кечесенә дә ачык йөзле, үзенең саллы киңәшләре белән һәрдаим ярдәм итеп торуы, үтә җаваплы шәхес булуын ассызыклап үтте.
Талант белән бергә үзендә кешелеклелек сыйфатларын да югары дәрәҗәгә җиткергән шәхесләр бик сирәк, Хәлил ага Мәхмүтов исә шундыйларның берсе, энҗесе булды һәм туганнары, дуслары, меңләгән тамашачылары күңелендә ул һәрдаим шундый булып яши!!!

4KqqqrKNZqI 3HIniK4_dKU f2_8ewrMVuE FsVaeIkzklE uKTQPyDc4T0 WXyzFrSIieYe8Kz42WH0f8