90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кичә Мәскәүдә Тинчурин театры гастрольләре тәмамланды

Кичә, 15 нче ноябрь, Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Мәскәү каласындагы гастрольләре зур уңыш белән тәмамланды. Тинчурин театры Мәскәү тамашачысына ике спектакль тәкъдим итте: “Эх, алмагачлары!” (Ш.Фәрхетдинов) комедиясен һәм “Күрәсем килгән иде…” (И.Мәхмүтова) мелодрамасын. Барлык коллектив исеменнән Мәскәү тамашачысына җылы кабул итүләре өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Киләсе очрашуларга кадәр!!!