3 сентябрьдә «Йөрәккә дә ремонт кирәк!..» («Сердце в рассрочку») спектакле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм блогерларга тәкъдим ителде.
Спектакльгә кадәр пресс-подход узды. Анда К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, спектакль режиссеры Зиннур Сөләйманов, пьеса авторы, язучы, драматург, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айгөл Әхмәтгалиева, рәссам Лилия Сөләйманова катнашты.