90 СЕЗОН

Яңалыклар

Исемле кәнәфиләр, балалар мәйданчыгы…

Хөрмәтле тамашачылар, исегезгә төшерәбез: Тинчурин театры сезгә татар театры тарихында якты эз калдырган бөек шәхесләребезнең исемле кәнәфиләрендә утырып спектакль карау мөмкинлеген тудыра.

Әйтик, сез, 12 нче ноябрь Әмирхан Еникинең Салих Сәйдәшевнең беренче мәхәббәтенә багышланган “Гөләндәм туташ хатирәсе” спектаклен күренекле композиторыбызның исемле кәнәфиенә утырып карый алачаксыз.

Шулай ук театрыбызда нәни кунакларыбыз өчен махсус уен мәйданчыгы эшли. Биредә балалар өчен уенчыклар, буягычлар, китаплар һәм башка кызыклы экспонатлар урнаштырылган. Спектакль барышында балалар уен мәйданчыгында тәрбияче карамагында кала ала.

Спектакльләребезгә рәхим итегез!!!

Касса: 8 (843) 238-56-17

Электрон билет алу: https://tickets.tinchurinteatr.ru/