90 СЕЗОН

Яңалыклар

Инвалидлар Декадасы уңаеннан

1-10 нчы декабрь ТРда традицион инвалидлар декадасы уза. Шул уңайдан, 8 нче декабрь, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен, Тинчурин театры кызыклы чара уздыра. 15:00 сәгатьтә театр постижерлары Фәйзетдинова Кадрия һәм Зайнутдинова Энҗе катнашында мастер-класс үтәчәк. Соңыннан кунакларыбызга, театр кафесында чәй эчкәннән соң,, Исламия Мәхмүтованың “Күрәсем килгән иде…” спектакле күрсәтеләчәк.

Касса: 8 (843) 238-56-17
Электрон билет алу: https://tickets.tinchurinteatr.ru/event/1083