90 СЕЗОН

Яңалыклар

Илүсә Хуҗина – «TeamНчурин» проекты кунагы

Илүсә Хуҗина белән туры эфир 12 май көнне 16.30 сәгатьтә узачак.

Туры эфир май аенда Тинчурин театры сәхнәсендә булачак «Кара пулат» операсы куелышына әзерлеккә багышланачак. Быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулу федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелә һәм спектакль шул уңайдан тәкъдим ителәчәк.

Опера биш көн дәвамында – 18 майдан алып 22 майга кадәр күрсәтеләчәк. Илүсә Хуҗина операда төп рольне башкара. «Кара палата» әсәренең сәхнәгә кайтуы татар опера мәдәниятен үстерүгә ярдәм итәчәк, дип саный Илүсә Хуҗина.

Илүсә Хуҗина – опера җырчысы, Татарстанның атказанган артисткасы, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, 2015 елда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашучы.

К. Тинчурин театрының матбугат хезмәте

Илүсә Хуҗина – «TeamНчурин» проекты кунагы
Илүсә Хуҗина – «TeamНчурин» проекты кунагы