Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә театрыбыз оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камалга музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.