90 СЕЗОН

Яңалыклар

ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов оештырган балалар һәм яшьләрнең җәйге ялы мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү чарасында Зөлфия Бәшәрова катнашты

29 нчы май, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялы мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте. Әлеге чарада театрыбызның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова да катнашты. Зөлфия ханым Театр Елы уңаеннан балалар өчен оештырылган сәламәтләндерү лагерьлары программасына спектакльләр карауны кертергә тәкъдим итте. Моннан тыш сәламәтлеге чикләнгән балаларны театрга йөртүне оештыру турында да үз фикерләре белән уртаклашты. Дамир Фәттахов, үз чиратында, әлеге инициативаларны тормышка ашыру өчен министрлык тарафыннан оештырылган грант бәйгеләрендә катнашырга тәкъдим итте.

988759432 -1534357932 1798008721