90 СЕЗОН

Яңалыклар

Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрыбызның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова укучылар белән очрашуда булды

22 нче апрель К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрыбызның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова, Театр елы һәм бөек шагыйребез Г. Тукай туган көне уңаеннан, Казанның “№121 Лицей” укучылары белән очрашуда булды. Театрыбызның әйдәп баручы артисткасы Гөлназ ханым укучыларга сәхнә серләрен ачты, кызыклы мастер-класс үткәрде. Зөлфия ханым укучыларны театр сәнгате белән таныштырды. Җылы очрашу мизгелләре һәркемнең күңеленә хуш килде.