90 СЕЗОН

Яңалыклар

Дирижер Ильяс Камал концерты

17 май көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында яшь композитор һәм виолончелист, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белем алган, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камалның авторлык концерты була.

Программада Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Ринат Халитов җитәкчелегендәге Казан консерваториясенең «Tatarica» оркестры башкаруында Ильяс Камалның авторлык әсәрләре яңгыраячак.

Тамашачылар оркестр увертюраларын, яңартылган халык көйләрен, вокаль-симфоник әсәрләр, спектакльләргә язылган музыкалар, опера фрагментлары, оркестр белән ике виолончель өчен рок-фантазия һәм башка көйләр ишетәчәк.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Дирижер Ильяс Камал концерты
Дирижер Ильяс Камал концерты