90 СЕЗОН

Яңалыклар

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры “Микулай” монодрамасы белән катнашты!

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Кәрим Тинчурин фестивалендә Мансур Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Микулай” монодрамасы белән катнашты. Авылда япа-ялгыз гомер кичерүче керәшен агаеның бер көнен сүрәтләгән әлеге спектакль тамашачыларның да, танылган театр белгечләренең дә уңай бәясен алды.