90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында ачык дәрес узды

25 нче апрель К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” студиясенең ачык дәресе узды. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов һәм театрыбызның яшь талантлы артисты Салават Хәбибуллин җитәкчелегендә балалар, Г.Тукай туган көне уңаеннан, бөек шагыйребезнең шигырьләрен сөйләделәр, төрле уен-күнегүләр ясадылар, “Туган тел” җырын җырлап килгән кунакларны, әти-әниләрне куандырдылар. Әлеге дәресләр Тинчурин театрында март аеннан башланып китте һәм киләчәктә дә бу файдалы эш дәвам итәчәк.

DSC_2101 DSC_2112 DSC_2123 DSC_2140 DSC_2167 DSC_2175 DSC_2179 DSC_2195 DSC_2219 DSC_2231 DSC_2234