90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында күңелле яңалыклар!!!

Хөрмәтле тамашачыларыбыз!!!
Театрыбызда күптән көтелгән чаралар булып узды: балалар өчен уен мәйданчыгы ачылды һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» студиясенең ачык дәресе узды.
Нәни дусларыбызның бәхетле йөзләрен күрү һәм тырышуыбызның юкка түгеллеген тою киләчәктә дә яңадан-яңа башлангычларга этәргеч ясый.