90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында Халыкара театр көне уңаеннан күңелле чара узды

29 нчы март, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Халыкара Театр көне уңаеннан күңелле чара узды. Ишектән керүгә полицейский формасында Ирек Хафизов, яшь артисткалар – Айсылу Мөсәлләмова һәм Диләрә Фәттахова ачык йөз, тәмле сүз белән һәрбер килгән тамашачыларыбызны каршы алдылар. Чишенү бүлмәсендә исә Рөстәм Гайзуллин һәм Илнур Байназаров бергә тырышып һәм күңелле итеп гардеробчы апаларга булышты. Кунакларыбыз аларның хезмәт күрсәтүеннән аеруча канәгать калдылар. Театрыбызның икенче катында исә аерым атмосфера хөкем итә: Ләлә ханым Миңнуллина, Әлфия ханым Хәсәнова, Миләүшә ханым Нәҗмиева тамашачыларыбызны самавырдан әле яңа гына кайнап чыккан хуш исле чәйләр белән сыйлый; фойеда оркестр уйный: Булат Зиннәтуллин, Салават Хәбибуллин, Камилә Галиева, Зөлфәт Закиров, Лилия Камалиева тамашачыларыбыз белән бергә биеп күңел ачтылар. Күргәзмәләр залында музей мөдире Розалия ханым Чабатова кунакларны театрыбызның бай һәм кызыклы тарихы белән таныштырды. Театр көне уңаеннан, яраткан тамашачыларын бәйрәм белән котларга Кәрим ага Тинчурин (Харис Хөснетдинов) һәм Хуҗа Насретдин (Алмаз Фәтхуллин) да безнең белән иде. Әлеге чараның матур бер өлеше булып, яраткан тамашачыларыбызны бүләкләү булды. Кичә “Эх, алмагачлары!” комедиясе белән дәвам итте.

6mKkYaqzBPc 6YmdGhkEsJ8 09nNYPG4MBQ 29hizAR7A3o 81pXW6t8b-o BZVV5KiT03g ES817fLjyLA lbqItXXlzVs Lqdb14W6hN8 oYgSMpZEVYw uFKb4VJDb6w vadAkwAhvK0 WlOZktdf2rI