90 СЕЗОН

Яңалыклар

Бәйрәм көнендә Тинчурин театры Казан Федераль университеты мөгаллимнәре, студентларына «Син бит минем бергенәм» спектаклен тәкъдим итте

Бүген, 27 нче март, Халыкара театр көнендә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең яраткан тамашачылары – Казан федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе мөгаллимнәре, ветеран укытучылары, студентлары өчен бәйрәм бүләге – “Син бит минем бергенәм” спектаклен тәкъдим итте.
Шулай ук 2 нче рәт 7 нче урында һәм 7 нче рәт 2 нче урында утыручы тамашачыларыбызга Тинчурин театрыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

cBBrrzb7o68 2KIgWZRw9mg 6q3uSBqlw9k a05ypij_Tu0 Hux8Qa4bngA ktUoBosUcbo qWif7L3FoPI yzaQyH2cjQ8