90 СЕЗОН

Яңалыклар

Милләттәшләребез белән очрашу!

2 нче апрель, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы үзенең Мәскәүдәге гастрольләре башланыр алдыннан Татарлар штабында милләттәшләребез белән очрашты. Әлеге җылы очрашуда милләт, тел, мәдәният кебек изге төшенчәләребез турында фикерләр алышынды. Директорыбыз Фәнис әфәнде Мөсәгыйтов исә театрыбызның торышы, яңалыклары белән уртаклашып узды. Милләттәшләребез тарафыннан әлеге күрешүдә яңгыраган матур теләк-фикерләр артистларыбызга хәер-фатиха булып, көч һәм дәрт өстәде!!!

MzcpmRNs0tg

PJ0KVZWjoRY pyijHepTxmI rHJWO-9nEV4 t26wVMOxUYsup-Wsm_1Cb0