90 СЕЗОН

Яңалыклар

Ветераннар Тинчурин театры музеенда булды

7 май көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Без хәтерлибез! хәйрия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен спектакль күрсәтелде.

Быел тинчуринлылар ветераннарга язучы Салават Юзеев пьесасы буенча куелган «Кияу урлау» комедиясен тәкъдим итте. Спектакльгә Казаннан, шулай ук Арча, Балтач, Лаеш, Питрәч, Яшел Үзән, Биектау, Теләче, Апас, Әлки, Саба, Әтнә, Кайбыч, Балык Бистәсе, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш һәм Татарстанның башка муниципаль районнарыннан 400дән артык ветеран килде.

Кәрим Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов билгеләп үткәнчә, Җиңү көне алдыннан театр коллективы Татарстан ветераннары өчен шул рәвешле бәйрәм оештырды.

“Театр ел саен Җиңү көнен зурлап билгеләп үтә. Чөнки безнең театр фашизмны тар-мар итү эшенә зур өлеш керткән. Хәйрия спектакле күрсәтү – Тинчурин театрының матур традициясе. Без ветераннарыбызга батырлыклары өчен шулай рәхмәт белдерәбез”, – ди Фәнис Мөсәгыйтов.

9 май – Бөек Җиңү көненә багышлап уздырылган бәйрәмгә килгән кунакларыбыз театр музеенда да булдылар. Аларга экскурсияне Розалия Чабатова уздырды.

К. Тинчурин театрының матбугат хезмәте

Ветераннар Тинчурин театры музеенда булды Ветераннар Тинчурин театры музеенда булды Ветераннар Тинчурин театры музеенда булды Ветераннар Тинчурин театры музеенда булды Ветераннар Тинчурин театры музеенда булды Ветераннар Тинчурин театры музеенда булды
Ветераннар Тинчурин театры музеенда булды Ветераннар Тинчурин театры музеенда булды Ветераннар Тинчурин театры музеенда булды Ветераннар Тинчурин театры музеенда булды Ветераннар Тинчурин театры музеенда булды Ветераннар Тинчурин театры музеенда булды