90 СЕЗОН

Яңалыклар

Белем көне белән!

Бүген 1 сентябрь – Белем көне. Театрыбыз хезмәткәрләре – Татарстанның атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин улы Фаязны, Руслан Ильматов кызы Мәръямне, Диана Гайнатулина улы Ризванны, Михаил Неонилин кызы Софияне беренче сыйныфка озатты. Фәтхуллиннар, Ильматовлар, Гайнатулиннар һәм Неонилиннар гаиләсен әлеге шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз!
Кадерле укучыларыбыз! Сезгә саулык-сәламәтлек, укуыгызда уңышлар, якты киләчәк телибез!