90 СЕЗОН

Яңалыклар

Башка халыклар шулай горурлана ала микән – билгесез

Әмма безнең ТАТАР ХАЛКЫННАН да кунакчылрак халык юктыр… Бүген, 14нче ноябрь, без Мәскәү каласының Москонцерт Холл залында Ш.Фәрхетдиновның “Эх, алмагачлары” спектаклен уйнадык! Бу кадәр җылы каршы алганнары юк иде әле. Ихлас көлүегез, кайнар алкышларыгыз, рәхмәт сүзләрегез әле дә күңелләрне җылытып тора. Кадерле Мәскәү тамашачыбыз, зур рәхмәт сезгә! Тагын очрашулар насыйп булсын!
P. S. Сер итеп кенә әйтәбез – иртәгә театрыбызның бөек шәхесе Исламия Мәхмүтованың “Күрәсем килгән иде…” спектаклен уйнаячакбыз. Башкаларга әйтмәгез, урын калмаска мөмкин.