90 СЕЗОН

Яңалыклар

А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры “Шәһәр.Нокта.Брежнев” драмасын тәкъдим итте!

Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале кысаларында А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры, Шамил Идиатуллинның (О.Кинҗәгулов инсценировкасы) “Шәһәр.Нокта.Брежнев” драмасын тәкъдим итте. Үз укучысын күптән тапкан әсәр буенча куелган әлеге спектакль тамашачылар һәм белгечләр тарафыннан югары бәяләнде.