90 СЕЗОН

Яңалыклар

Ач сереңне, театр: Кәрим Тинчурин театрында мәктәп укучылары белән квест узды (Автор – Гүзәл Закирова, Чыганак -“Ялкын”)

Бутафория остахнәсендә балалар клоун борыны, парашют, телескоп ясасалар, актерлык осталыгы буенча остаханәдә үзләрен башкалар алдында иркен, ачык тотарга, курыкмаска өйрәнделәр. Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова үткәргән әлеге остаханәдә балалар йөгерделәр дә, таш кыя буйлап упкын тирәли дә йөрделәр, төрле күнегүләр аша тәннәренең һәр хәрәкәтен тоярга, аның белән идарә итәргә өйрәнделәр. Остаханәдән соң балаларның алмадай янып торган бит очлары, елмаюлары үзе үк Гөлназ Нәүмәтованың тырышлыгы юкка китмәгәнлеген күрсәтте.

Тик шулай да, балаларның иң яраткан һәм иң түземсезлек белән көткән остаханәсе башка иде. Бу сүзне ишетүгә үк, һәр команданың тизрәк шул остаханәгә йөгерәсе, сихри әверелеш процессын үз күзләре белән күрәсе килде. Сүзем грим остаханәсе турында. Кадрия Фәйзетдинова балаларны грим төшерү серләре белән генә таныштырып калмады, ә теләк белдергән балаларга куян, ат һәм карт кеше гримын ясап күрсәтте, ул гынамы соң, укучыларның үзләренә дә бер-берсенә грим ясап карау мөмкинлеге бирелде. Мондый мөмкинлектән балалар гына түгел, зурлар да баш тартмас иде, мөгаен. Ә балаларның юмор хисе белән бар да тәртиптә икән, моны сез фотолардан күреп аңларсыз.

Автор – Гүзәл Закирова
Тулырак: http://yalkyn.ru/news/bu-tema/serene-chish-teatr-krim-tinchurin-teatrynda-mktp-ukuchylary-beln-kvest-uzdy