90 СЕЗОН

Яңалыклар

АЛТЫН КӨЗ / ШАМИЛ ФӘРХЕТДИНОВ

?Озак еллар бергә гомер кичергән карт белән карчык үзләре дә сизмәстән, икесе бер кешегә әверелә дә куя. Балалардан күптән “өмет өзгәндәй”, оныклары белән юанучы, телебезне, гореф-гадәтләребезне яшь буынга җиткерүче самими ике җан һәркемгә авылда узган әби-бабайлы балачагын искә төшерә. Нәкъ шуның өчен “Алтын көз” спектакле аеруча якын булып, йөрәккә үтеп керә…

✨ 14 гыйнвар / АЛТЫН КӨЗ / ШАМИЛ ФӘРХЕТДИНОВ✨
Агач әзерләү пунктында бердәнбер кеше яши торган йортта карт белән карчык гомер кичерә. Алар тормыш сукмагыннан иңне-иңгә куеп 50 ел бергә атлаганнар. Менә алар, ялгыз хат ташучы хатын белән берлектә, үзләренең алтын туйларын билгеләп үтәргә җыена. Ләкин мәхәббәт бәйрәме, әлеге әсәрнең өч каһарманы өчен дә уртак ялгызлык бәйрәменә әйләнә…