90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Алкыш” Татар драматургия үзәге лабораториясе үз эшен башлады!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
Моның өчен “Әсәр. Тамашачы. Сәхнә” проекты кысаларында театр һәм әдәбият белгечләре, артистлар һәм тамашачыларыбызның уңай фикерләрен алган 5 сәхнә әсәре сайлап алынды.

Режиссерлар, авторлар, композиторлар һәм журналистлардан торган иҗат төркемнәре, артистлар белән берлектә, Зөлфәт Хәкимнең “Янгын”, Ркаил Зәйдулланың “Ашина”, Салават Юзеевның “Кияү урлау”, Мансур Гыйләҗевның “Бурлак”, Зиннур Хөсниярның “Балам-багалмам” әсәрләре буенча эскизлар ясаячак.
Элеге эшләр мәртәбәле жюри тарафыннан бәяләнәчәк.