90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Акча бездә бер букча” спектакле турында тамашачы фикере

Камил Газыймов: «Акча бездә бер букча» спектаклен карадым. Бик ошады. Актерларның уены аеруча югары дәрәҗәдә. Өч сәгать буена геройлар белән бергә төрле кичерешләр кичереп утырдык.
Бик күп уңай хисләр, әллә ничә көнгә җитәрлек энергия алдык. Шундый кызыклы спектакльләрне тагын карыйсы килә. Бик күңелле булды. Театрыгызга зур уңышлар телим. Зур рәхмәт!